Артистлар вафатына бәйле рәвештә, Буада “Түтиләр” спектакле күчерелә
7 февраль көнне Буа мәдәният йортында Минзәлә дәүләт татар драма театры "Түтиләр" спектакле куярга планлаштырган иде. 3 февральдә театрның әйдәп баручы артистлары - Татарстанның атказанган артисты Эльмира Гәрәеваның һәм артистка Эльмира Әхмәтханованың фаҗигале төстә үлүләре сәбәпле, ул март аена күчерелә. Кую датасы турында аерым хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев