Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Атна башында Татарстанда яңгыр көтелә

Бу атнада Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә.

Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр җитәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүшәмбе, 11 сентябрьдә, көндез һәм төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +6..+11 градус көтелә, көндез +15..+20 градус була.

Сишәмбе көнне шулай ук урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы +16..+21 градус була.

Чәршәмбе, 13 сентябрьдә, явым-төшемнәр фаразланмый, әмма җил төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр көтелә. Төнлә +5..+10 градуска кадәр салкынайта, көндез +17..+22 градуска кадәр җылылык көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев