Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан буалылар пенсиягә өстәмә түләү алуга хокуклы

Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк еллар эшләгән һәм авыл җирендә яшәвен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең югары күләменә хокуклы.

Бу өстәмәләр иминият пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм өстәмә белешмәләр таләп итми. Хәтта пенсионер соңрак шәһәргә күчсә дә, авыл стажы өчен өстәмә түләү хокукы саклана.

  - Өстәмә түләүгә хокукны авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр ала. Исемлеккә 500дән артык һөнәр ияләре керә: тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар», - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.

         Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев