Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Бүген Буада “Башваткыч” уйнадылар (+фото)

"ТНВ" каналындагы популяр уенның Буадагы пртотибы Ял үзәгендә үтте. Аның инициаторы - үзәкнең сәнгать җитәкчесе Зөһрә Морзаханова. Аның әйтүенчә, халык, бигрәк тә өлкәннәр бу тапшыруны яратып караганга, аны үзебездә дә оештырып карарга булганнар. Катнашырга тәкъдим иткәч, барысы да бик теләп ризалашканнар. Җиңел аяктан беренче уенчылар Нурвахит авылыннан җырчы Фәния Исхакова,...

"ТНВ" каналындагы популяр уенның Буадагы пртотибы Ял үзәгендә үтте. Аның инициаторы - үзәкнең сәнгать җитәкчесе Зөһрә Морзаханова. Аның әйтүенчә, халык, бигрәк тә өлкәннәр бу тапшыруны яратып караганга, аны үзебездә дә оештырып карарга булганнар. Катнашырга тәкъдим иткәч, барысы да бик теләп ризалашканнар. Җиңел аяктан беренче уенчылар Нурвахит авылыннан җырчы Фәния Исхакова, Толымбай авылыннан Сәрия Хәйруллина, Түбән Наратбаштан Нурдания Низамова булдылар. Сораулар беренче юлыга авыр түгел, көз, көнкүреш темасына иде, диделәр оештыручылар. Күбесенә җавап биреп 9 балл җыйган Фәния Исхакова җиңүче булды.

Зөһрә Морзаханова киләчәктә уеннарның тагын да оештырылачагын белдерә. Иң мөһиме катнашырга теләүчеләр булсын иде, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев