3 октябрь 2017 яңалыклары
-
Буада “КамАЗ” каплану турында һәлакәткә очраган транспортның пассажиры әйтте
Район үзәк дәваханәсенә авариядә каза күргән 1980 елгы хатын-кыз ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ул үзенең авариядә каза күрүен әйтә. Тикшерә торганнан соң, Кыят белән Ивашевка авыллары арасында КамАЗ автомобиле каплану факты билгеле була. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерә башлыйлар. Рульдә булган ир-атка зыян килми. Авария турында...
-
Буалы комбайнчылар 100 мең сум алырмы?
Республикада "Иң яхшы комбайнчы-2017" конкурсы тәмамланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматларга караганда, 100 мең сумлык грантка ия булачак 200 комбайнчының исеме ноябрь аенда игълан ителәчәк. Бәйгедә буалы комбайнчылар да катнашты. Аларның җиңүчеләр арасында булу-булмавы әлегә билгеле түгел. Ә район буенча иң яхшы эшләүчеләргә килгәндә,...
-
Татарстан УФАСы Буада кабул итү үткәрә
10 октябрь көнне Татарстан УФАСы вәкилләре Буа районына киләчәк. 9 сәгатьтә башланачак чаралар кысаларында УФАС җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы С. В. Павлов гражданнарны, бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләрен кабул итә, шулай ук аның ачык дәрестә булуы һәм предприятиегә визиты планлаштырыла. Әлеге чараның максаты - монополиягә каршы көйләүнең төп...
-
“Яшел Россия” экология өмәсенә 3,5 меңләп буалы кушылды
Экология елы кысаларында оештырылучы әлеге чарада район мәгариф учреждениеләре экология хәрәкәтенә авктив кушылдылар. Акциядә барлыгы 33 мәктәп, аларда укучы 3057 бала, 394 педагог катнашты. Өмә барышында 17 тонна 235 килограмм чүп-чар чыгарылды, 742 төп агач-куаклар утыртылды. Монна тыш, экология дәресләре, иншалар, рәсемнәр конкурслары, экология темасына мастер-класслар, еога буйларын чистартулар, сыйныфтан...
-
Бүген Буада “Башваткыч” уйнадылар (+фото)
"ТНВ" каналындагы популяр уенның Буадагы пртотибы Ял үзәгендә үтте. Аның инициаторы - үзәкнең сәнгать җитәкчесе Зөһрә Морзаханова. Аның әйтүенчә, халык, бигрәк тә өлкәннәр бу тапшыруны яратып караганга, аны үзебездә дә оештырып карарга булганнар. Катнашырга тәкъдим иткәч, барысы да бик теләп ризалашканнар. Җиңел аяктан беренче уенчылар Нурвахит авылыннан җырчы Фәния Исхакова,...
-
Буа дәваханәсенә ДТПда каза күрүчеләр китерелде
1 октябрьдә иртәнге сәгатьләрдә район дәваханәсенә Тәтеш районының "Ашыгыч ярдәм" автомобиле авариядә зыян күрүче дүрт кешене китергән. Җиңел автомобиль юлдан барганда күлгә "оча". Салонда өч ир-ат һәм бер хатын-кыз була. Каза күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, икесе өйләренә кайтарылып җибәрелә, икесе хирургия бүлегенә стационар дәвалануга калдырыла. Аларның хәле хәзер уртача,...
-
Ринат Рахматуллинның 5 октябрьдә булачак өстәмә концертына ике билет уйнатыла. Аларга ия буласыгыз килсә, сорауларга дөрес җавап бирегез
Хөрмәтле буалылар, Ринат Рахматуллинның 5 октябрьдә булачак өстәмә концертына ике билет уйнатыла. Аларны түбәндәге сорауларга иң беренче булып дөрес җавап бирүче отачак. Сорауларны "ВКонтакте" челтәрендәге "Новости Буинска" төркемендә урнаштырабыз. Җавапларны bayrakbua@mail/ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Алар 5 октябрьгә, 12 сәгатькә кадәр кабул ителә. Ринат Рахматуллин концертына билетлар уйнатуга сораулар: Ринат...
-
Буада йөзгә җиткән ничә кеше яши? Хатын-кызлармы, ир-атлармы?
Соңгы мәгълүматларга караганда, Буа районында йөз һәм аннан өлкәнрәк яшьтә 7 кеше яши. Болар шәһәрдә яшәүче 100 яшьлек Зәйнәп Фәхретдинова, Иске Суыксу Выселкасыннан 101 яшьлек Фәрүзә Хәсәнҗанова, аның яшьтәшләре - Буадан Зинаида Логинова, Зур Кырлангыдан Мәрзия Мөдәррисова. Кырык Садактан Миннегөл Сабирҗанова 102, Иске Суыксудан Мәрьямбану Низамова 103 яшен тутырган. Иң...
-
“Зинһар каты җәза бирмәгез”, диде бүген Буа суды хөкем карары укыган ике ир-ат (фоторепортаж)
«Зинһар каты җәза бирмәгез", - дип ялынды бүген Буа шәһәр судында 1972 елгы ир-ат. Ул 1986 елгы иптәше белән Зур Фроловода, Иске Суыксуда икешәр йортны басканнар. Аннан суыткыч запчастьләрен, төсле металл һәм азык-төлек урлаганнар. Җинаятьчеләр берсе Белоруссиядән, икенчесе Якутия ягыннан, алар Казанда эшләгәннәр. Яшәгән җирләренә - Ростов өлкәсенә Ульяновск аша...