Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Зинһар каты җәза бирмәгез”, диде бүген Буа суды хөкем карары укыган ике ир-ат (фоторепортаж)

«Зинһар каты җәза бирмәгез", - дип ялынды бүген Буа шәһәр судында 1972 елгы ир-ат. Ул 1986 елгы иптәше белән Зур Фроловода, Иске Суыксуда икешәр йортны басканнар. Аннан суыткыч запчастьләрен, төсле металл һәм азык-төлек урлаганнар. Җинаятьчеләр берсе Белоруссиядән, икенчесе Якутия ягыннан, алар Казанда эшләгәннәр. Яшәгән җирләренә - Ростов өлкәсенә Ульяновск аша...

«Зинһар каты җәза бирмәгез", - дип ялынды бүген Буа шәһәр судында 1972 елгы ир-ат. Ул 1986 елгы иптәше белән Зур Фроловода, Иске Суыксуда икешәр йортны басканнар. Аннан суыткыч запчастьләрен, төсле металл һәм азык-төлек урлаганнар. Җинаятьчеләр берсе Белоруссиядән, икенчесе Якутия ягыннан, алар Казанда эшләгәннәр. Яшәгән җирләренә - Ростов өлкәсенә Ульяновск аша барырга уйлаганнар. Юлда акчалары бетү сәбәпле, Буа районындагы йортларны талап, кесә баетырга уйлаганнар да инде. 1986 елгысы 2010 елда РФ Җинаять кодексы 234 маддәсенең 3 бүлеге нигезендә хөкем ителгән булган. Әлеге фактны исәпкә алып, суд аңа 3 ел дәвамында кырыс режимлы колониядә утырырга тиешлеге турында карар укыды. Икенчесе (1972 елгысы) алдагы 1,9 ел гомерен гомуми режимлы колониядә үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев