Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буалы комбайнчылар 100 мең сум алырмы?

Республикада "Иң яхшы комбайнчы-2017" конкурсы тәмамланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматларга караганда, 100 мең сумлык грантка ия булачак 200 комбайнчының исеме ноябрь аенда игълан ителәчәк. Бәйгедә буалы комбайнчылар да катнашты. Аларның җиңүчеләр арасында булу-булмавы әлегә билгеле түгел. Ә район буенча иң яхшы эшләүчеләргә килгәндә,...

Республикада "Иң яхшы комбайнчы-2017" конкурсы тәмамланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган мәгълүматларга караганда, 100 мең сумлык грантка ия булачак 200 комбайнчының исеме ноябрь аенда игълан ителәчәк. Бәйгедә буалы комбайнчылар да катнашты. Аларның җиңүчеләр арасында булу-булмавы әлегә билгеле түгел. Ә район буенча иң яхшы эшләүчеләргә килгәндә, өченче төркемгә керүче комбайннарны иярләүчеләрдән "Дружба" агрофирмасының 3 номерлы "Нива" бүлекчәсеннән Марат Алимов "Мега-370" комбайны белән 3250 тонна, икенче төркемдәгеләр арасында "Авангард" агрофирмасыннан Илгизәр Сөнгатов "Акрос-530" комбайнында 2012 тонна ашлык суктырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев