Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Буа-информ” коллективы еллык эшчәнлеккә йомгак ясады

Кичә “Буа-информ” директоры Гакыйл Камалетдинов узып баручы ел эшчәнлегенә йомгак ясады. Ул “Татмедиа” республика медиахолдингы җитәкчелегенең безнең эшчәнлеккә уңай бәя бирүе хакында сөйләп узды.

“Байрак” (Знамя”, “Ялав”) район газетасы мәгълүмати яктан бай эчтәлекле булуы, район тормышының бөтен өлкәсен яктыртып баруы белән югары бәяләнгән. Киләсе елга “районка” гасырлык юбилеен билгеләп үтә, баш мөхәррир бу уңайдан әзерлек эшләре башлануын әйтеп узды.

“Буа ТВ” телерадиокомпаниясе быел сыйфатлы контент өчен Диплом белән бүләкләнеп, “Татарстан 24” телеканалында эшләүче телевидениеләре арасында икенче урынны алды. Безнең тележурналистлар әзерләгән сюжетлар “Татарстан 24”, “ТНВ”, “ГТРК Татарстан” телеканалларында күрсәтелә.

Буа FM” радиосы да гел яхшы яктан гына телгә алынды. Аның алып баручы Ранис Әхмәтшин эшчәнлеген “татмедиалылар” башка радио алып баручыларга үрнәк мисал булуын әйткәннәр.

buinsk-tat.ru сайтын тәүлеккә 3 меңнән күбрәк уникаль укучы кереп укый һәм аның социаль челтәрләрендә 40 меңгә якын “подписчигы” бар. Бу да коллективның зур хезмәт нәтиҗәсе. Сайт алдагы елларда “Ел лидеры” Дипломнарына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев