Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа кар әсирлегендә калды (фоторепортаж)

Кичә көннең икенче яртысында башланган буран бүген дә тынмады. Туктаусыз яуган кар тротуарларны күмеп китте, җәяүле сукмаклары калдырмады, оешма-предприятиеләр, социаль объектлар тирәләре транспорт белән керә алмаска әйләнде. Транспорты, һичьюгы көрәге булган оешма-предприятиеләр үз территорияләрен кардан чистарталар. Кызганычка каршы, арада бу проблемага кул селтәүчеләр бар. Сезнең игътибарга бүген көннең икенче яртысында...

Кичә көннең икенче яртысында башланган буран бүген дә тынмады. Туктаусыз яуган кар тротуарларны күмеп китте, җәяүле сукмаклары калдырмады, оешма-предприятиеләр, социаль объектлар тирәләре транспорт белән керә алмаска әйләнде.

Транспорты, һичьюгы көрәге булган оешма-предприятиеләр үз территорияләрен кардан чистарталар. Кызганычка каршы, арада бу проблемага кул селтәүчеләр бар. Сезнең игътибарга бүген көннең икенче яртысында безнең объективка "эләккән" шәһәр урамнарыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

ИП Гайнетдинов карамагындагы һәр сәүдә ноктасы тирәсе кардан үз вакытында чистартыла.

Шәһәр үзәгендәге ике катлы йортлар каршындагы тротуарлардан халык үзе юл ачып атлый.

Арефьев һәм Ефремов киселешендәге җәмәгать транспорты өчен "кесәләр" кар белән капланды. 10 сумлык таксилар халыкны юл өстендә туктап көтеп тора.

Шәһәрдә һәр мәктәпне үрнәк итеп куярлык. Тротуарлар, уку йортлары территорияләре кардан тиз арада чистартылган.

Ефремов, Р. Люксембург урамындагы быел ясаган яңа тротуарлар кар астында калды.

Балалар "кәҗә сукмак"ларыннан мәктәптән кайталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев