Буа кызлары “Умники и умницы” финалына эләктеләр
Болар - шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда уңышларга ирешкән 10 сыйныф укучылары Эльмира Сабитова һәм Диләрә Муллина. Алар финалда көч сынарга лаек булуларын 16 май көнне Казанның Олимпиада үзәгендә 75 укучы катнашында узган ярымфиналда расладылар. "Яшь туган якны өйрәнүче" дигән турда Татарстан Республикасы һәм туган...
Болар - шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбенең төрле фән олимпиадаларында, конкурсларда уңышларга ирешкән 10 сыйныф укучылары Эльмира Сабитова һәм Диләрә Муллина. Алар финалда көч сынарга лаек булуларын 16 май көнне Казанның Олимпиада үзәгендә 75 укучы катнашында узган ярымфиналда расладылар. "Яшь туган якны өйрәнүче" дигән турда Татарстан Республикасы һәм туган як тарихына багышланган 50, "Рус телен белүчеләр" дигәнендә 15 сорауга уңышлы җавап биреп һәм ораторлык осталыкларын күрсәтеп, 32 җиңүче арасына керделәр. 26 майда шулай ук Казанда узачак финалда теоретиклар буларак катнашачаклар. Аны "Умники и умницы" тапшыруының авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы, МГИМОның халыкара журналистика факультетының дөнья әдәбияты һәм мәдәнияты кафедрасы мөдире Юрий Вяземский үткәрәчәк. Буалы акыллы кызларга анда да уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев