Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа кызы Рамилә өчен тавыш бирик! (+фото, видео)

Буа кызы Рамилә Мөхәммәтҗанова "TMTV йолдызы"на әверелеп килә - әлеге телеканал оештырган музыкаль бәйгедә аның "Җәй башлана бүгеннән" җыры клибы беренче урында бара. Клипның сюжетын танылган җырчы Гөлнара Тимерҗанованың беренче ире Илдар Муллин иҗат иткән. Җырчы кыз киләсе клипларын да аның белән төшерергә уйлый. Ә монысы Казан шәһәрендә, Казанка елгасы...

Буа кызы Рамилә Мөхәммәтҗанова "TMTV йолдызы"на әверелеп килә - әлеге телеканал оештырган музыкаль бәйгедә аның "Җәй башлана бүгеннән" җыры клибы беренче урында бара.
Клипның сюжетын танылган җырчы Гөлнара Тимерҗанованың беренче ире Илдар Муллин иҗат иткән. Җырчы кыз киләсе клипларын да аның белән төшерергә уйлый. Ә монысы Казан шәһәрендә, Казанка елгасы буенда, "Шүрәле" паркы янында төшерелгән. Анда катнашучылар барысы да яшьләр - җырчы кызның дуслары, танышлары. Хәзер әлеге клип "TMTV" каналындагы җырчы Мөнир Рахмаев алып барган "Яшьлек тавышы" тапшыруында да катнаша. Әлегә ул, башкалардан икеләтә күбрәк тавыш җыеп, беренче урында бара. Тавыш бирү өч ай буе барачак. Аннан Рамилә икенче этапка күчәчәк. Анда да уңышка ирешсә, күп җырчылар хыялланган "TMTV" музыкаль премиясенә ерак калмый. Шуңа да кызның зур сәхнәгә чыгару өчен без дә тырышыйк. Аның өчен SMS- хәбәр аша тавыш бирик! Бәйгедә Рамилә 026 номеры белән катнаша, шуңа да SMS хәбәргә "Тавыш 026" сүзен язып җибәрергә кирәк. SMS хәбәр түләүле, аның бәясе - теләсә кайсы оператордан 25сум. SMSларны 1320 номерына купме телисез, шул кадәр җибәрегез. 1 SMS - 10 балл ! Шулай ук атнага бары тик бер генә тапкыр телеканал сайтыннан һәм "ВКонтакте" сайтындагы төркем аша (http://vk.com/tmtvonline) тавыш бирергә була. «Яшьлек тавышы» хит-парадындагы SMS хәбәрләр һәм VK.com социаль челтәрендәге тавышлар бергә кушыла.Әйдәгез, Рамиләне зур сәхнәгә озатыйк!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев