Буа полицейскийларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр (фоторепортаж)
Бүген Мәдәни үсеш үзәгендә Полиция көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр.
Бәйрәм традицион форматта барды. Хокук саклау хезмәткәрләрен алдан район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев котлады, бүләкләр тапшырды. Аннан коллегаларын котларга сәхнәгә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов чыкты. Ул тәбрикләү сүзләрен җиткергәч, зур нәтиҗәләргә ирешкән полицейскийларга күкрәк билгеләре такты, Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Соңгысы райондагы җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм иткән оешма-предприятиеләрнең сак бүлеге начальникларына, “Форпост” тәртип саклау отряды егет-кызларына да бирелде. Һәр чыгыш район үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев