Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы башлыгы үзәкләштерелгән җылылык системасыннан кулланучы йорт хуҗалары мөрәҗәгате буенча хәлне урынга барып өйрәнде

Буа районы башлыгы үзәкләштерелгән җылылык системасыннан кулланучы йорт хуҗалары мөрәҗәгате буенча хәлне урынга барып өйрәнде

Шәһәрдә күпквартиралы йортта яшәүчеләр әлеге сорау белән Ранис Камәртдиновка шәхси кабул итүгә килгәннәр. Ул бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Яшәүчеләр аңа әлегә кадәр  үзәкләштерелгән җылылык системасыннан өзүләре турында белдергәннәр.  Йортны җылылык белән тәэмин итүче предприятие авыр финанс хәл белән бәйле рәвештә башка бу эшне башкара алмаячагы билгеле булган.

Ранис Камәртдинов районда җылылык белән тәэмин итү профиленә караган оешма-предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә урында яшәүчеләр белән очрашкан. Белгечләр хәлне  якыннанрак өйрәнгән. Нәтиҗәдә хәл уңай хәл ителгән: әлеге йорт хуҗалары тагын бер сезон җылылык белән үзәкләштерелгән системадан тәэмин ителәчәк. Шул вакыт эчендә яшәүчеләр индивидуаль җылылык системасына күчүне документлаштырып бетерәчәкләр.

- 2028 елда җылылык сезонына кадәр барлык сораулар да хәл итеп бетерелергә тиеш, - дип белдергән Ранис Камәртдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев