Буа районы Янтуган авылында Ринат Афанасьев энеләренә ярдәм итәргә дип СВОга киткән
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районы Янтуган авылында Ринат Афанасьев энеләренә ярдәм итәргә дип СВОга киткән

Янтуган авылыннан Айрат Афанасьев мобилизация башлангач чакыру ала, бер елдан, энекәшемә терәк булырмын, дип, абыйсы Ринат контракт төзи.

Бергә уйнап үскән ике ир туганның СВОда хезмәт итүе турында без Янтуган авылына эш сәфәре белән баргач белдек. Бу авылдан бүген ут астында йөрүче егеткызлар бишәү – Арыслан Хәйретдинов, Марат Садыйков, Ранис Сәлахов, Алсинә Хәйретдинова һәм Айрат белән Ринат Афанасьевлар.

 

Аларның һәрберсе турында аерым материал әзерлибез дип сөйләштек, ә бу язма Афанасьевларның хәрби хезмәт юлына багышлана.

 

СВО башлангач, Буада яшәүче Айратка чакыру авылдагы төп йортка килә. Авылдагы абыйсы Маратка һәм Казанда яшәүче тагын бер абыйсы Ринатка, мин китәчәкмен, иптәшләр янында булырга тиешмен, ди.

“Казан-Экспо”да әзерлек узганнан соң, Буа егетләре махсус хәрби операция барган җирләргә китәләр. Шул вакыттан бирле Айратның ике апасы һәм ике абыйсы энеләреннән һәр көнне хәбәр көтеп яши. Бер ел дигәндә Казанда яшәүче абыйсы Ринат үзенең өйдә кала алмаячагын аңлый һәм Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты аша махсус хәрби операциягә китү өчен Россия Оброна министрлыгы белән контракт төзи. Бүген туганнарның икесе дә СВОда. Ринат Афанасьев күптән түгел, снаряд шартлап, яралана. Госпитальдән аның белән элемтәгә чыга алдык. Хәрби Буадан контракт төзеп, 2023 елның 5 июлендә киткән. СВОга энекәше Айрат белән бертуган апасының улы  Арысланда мобилизацияләнә.

Шуңа ике энемә терәк булырмын, ди ул. Алар фронтта очраша алмыйлар. 2025 елның декабрендә Айрат, яраланып, Казан дәваханәсендә дәвалана. Ринат шул чакта отпускка кайта, ике туган шунда күрешәләр. Ринатның хәрби юлы болай була. Иң беренче ул Донецк республикасының Бахмут  шәһәрендәге бәрелешләргә эләгә.

Артиллериядә наводчик булып хезмәт итә. “Афоня”, сиңа күзәтү сәләте яхшы салынган, диләр командирлары, разведкага күчерәләр. Константиновка шәһәре өчен барган хәрби бәрелешләр аның күз алдыннан беркайчан да юылмаячак. Иптәшләренең бер-берсенә ярдәмгә ашкынулары, батырлыклары турында телефоннан гына сөйләп бетерерлек түгел, диде әңгәмәдәшебез. Шунда взвод һәрбер хәрби өчен терәк була алырлык командирларын югалта. Константиновка шәһәрен Россия хәрбиләре дошман кулыннан азат итүгә ирешәләр. Фотодан без хәрбинең күкрәгендә берничә медален күрдек. Бу медальләр нинди батырлыклар турында сөйли, дип сорагач, ул безгә болай дип язып җибәрде.

- Суворов медале дошман расчётын ачыклау һәм тар-мар итү өчен бирелде. Икенче дәрәҗә “Батырлык өчен” медале – һәлак булган офицерны эвакуацияләгән өчен. Якташлардан килгән һәрбер ярдәм, җылы сүз чит җирдә әйтеп бетергесез кадерле. Рәхмәт барыгызга да. Мин энеләрем янына, дип илне сакларга киттем. Янәшә хезмәт итә алмасак та, мин СВОда алар белән бергә, җилкәмне куя алам. Шунысы барысыннан да кыйммәт, - диде ул.

Шушы көннәрдә Янтуганнан авылдашлары СВОга Буадагы гуманитар штабка ярдәм китерделәр. Егетләргә – авылдан күчтәнәчләр һәм җылы хатлар. Без - бергә һәм ахыргача!

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев