Буа районында «Автобус» операциясе уза
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында «Автобус» операциясе уза

Автобус йөртүчеләр тарафыннан юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау һәм кисәтү максатыннан, 2026 елның 10 августыннан 19 августына кадәр «Автобус» профилактик чарасы үткәрелә.

Аерым игътибар түбәндәгеләргә биреләчәк:

  • автобусларның техник торышына;
  • юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәтне раслаучы гамәлдәге диагностик картаның булу-булмавына;
  • пассажирлар ташу өчен лицензиягә;
  • йөртүчеләрнең таләпләргә туры килүенә;
  • шулай ук вазыйфаи затларның йөртүчеләрне медицина күзәтүеннән уздыру һәм автобусларның техник торышын рейс алды тикшерүе буенча таләпләрне үтәвенә.

Нет комментариев