Буа районында байбаклар уянды, димәк җылы булачак
“Зөя буйлары” заказнигы начальнигы Фаил Галиев белдерүенчә, күптән түгел байбаклар кышкы йокыларыннан уянып, тышка чыга башладылар.
Безнең районда алар ике авылда яши. Яңа Тинчәледә 200гә якын баш исәпләнә. Ә бүгенге көндә юкка чыккан Утинка авылында 20ләп җәнлек яши.
Байбак – сары-коңгырт төстәге, далада яшәүче җанвар. Озынлыгы 60-70 см, авырлыгы 10 килограммга кадәр. Алар үзләренә лаеклы яшәү шартлары тәэмин итәр өчен күп көч куялар. Аларның 5тән алып 15кә кадәр резиденциясе бар. Һәр куышта үзенең "икенчел юллары", йомырка салу камералары, мунчалары һәм бала тудыру йортлары бар. Монда берничә яхшы итеп яшерелгән керү һәм чыгу юллары бар. Ә әгәр эчкә дошман үтеп керсә, ул тупикка эләгергә мөмкин – уйлап эш итүче байбак капкалар ясый.
Байбаклар яңгыравыклы итеп сызгыралар. Алар бер-берсе белән сызгыру аша аралашалар. Аю кебек үк, байбаклар да йокыга тала. Байбак уянды икән, димәк җылылар якынлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев