Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә 23 сәгать 28 минутта Яңа Чәчкап авылындагы ике катлы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.
Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр бинаның беренче каты януын ачыклый. 23 сәгать 58 минутта янгын инде сүндерелгән, ә бераздан соң тулысынча сүндерелгән.
Янгынны сүндергән вакытта 80 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кызның мәетләре табыла. Моннан тыш, 51 яшьлек ир-атны, 45 яшьлек хатын-кызны һәм 17 яшьлек яшүсмерне коткарганнар.
Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, куркыныч ысул белән үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү барышын прокуратура да контрольдә тота.
Нет комментариев