Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында ике кеше янып үлде, өчесе каты пеште

Яңа Чәчкап авылында чыккан янгын шулай аянычлы тәмамланды.

 

Утта авылның мөхтәрәм кешеләре Гөлшат апа белән Мөслим абый Сөбхановлар янып үлә. Аларның уллары Илдарның, киленнәре Гөлчәчәкнең һәм 16 яшьлек оныклары Илназның да хәлләре авыр – тәннәре 90-100 процент пешкән.

 

111 номерлы янгын сагы-коткару часте начальнигы Нияз Садыйков сүзләренә караганда, “Глонасс 112” системасы буенча бу хакта хәбәр 11 августта төнге 23 сәгать 28 минутта килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр бәла булган урынга килеп җиткәндә, йорт ачык ут белән яна торган була. Аңа таралырга авыл халкы юл куймый – йорт каршындагы гидрантка ике җиңсә тоташтырып, шулай ук ике трактор һәм мотопомпа ярдәмендә су сиптереп торалар. Авыл халкы сөйләвенчә, төтенне бер капка төбендә җыелган 15-16 яшьлек балалар күреп алган. Алар чын геройлык күрсәтәләр дә. Йөгереп килеп, капка ишеген ватып ачканнар һәм Илназга, Гөлчәчәк белән Илдарга чыгарга ярдәм иткәннәр. Ишегалдындагы машинаны урамга этеп чыкканнар, терлекләрне бакча ягына куганнар. Йорттан-йортка йөреп капка кагып, кешеләрне ярдәмгә чакырганнар.

– Мин бу вакытта тәрәзә янында компьютерда утыра идем. Тавышлар ишетеп, урам якка карадым. Йорт каршында торган машина тирәли ике кеше йөгереп йөри, ут яктырып-яктырып ала. Мин бала-чага телефон тотып чаба, дип торам. Ә алар киемнәренә ут капкан Гөлчәчәк белән Илдар булып чыкты. “Соседи, соседи!”, – дигән сүзләрне ишеткәч, шикләнә калдым. Ирем Наилне уяттым. Урамга чыктык. Ә анда мәшхәр иде. Тизрәк авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахмановага шалтыраттым, гидрантның күршеләремнең капка төпләрендә генә булуын әйттем. Динә бу вакытта килергә чыккан иде инде. Халык та бердәм булды, янгын сүндерүчеләр дә, башка хезмәтчелекләр дә тиз килеп җитте. Утның башка йортларга таралуына юл куелмавына шатлансак та, мондый ачы хәсрәткә йөрәк әрни. Бик әйбәт кешеләр иде. Шул кадәр дус-тату булып яшәдек. Матур бакчаларында самавырда чәй кайнатсалар да, шашлык кыздырсалар да чакырмыйча калмыйлар иде. Мөслим абый белән Гөлшат апа икәү бергә аерткан бал белән дә җәй саен сыйландык, – ди орынып торган күршеләре Гүзәлия апа Хөсниева.

Аңа күз яшьләре белән авылның башка урамында гомер итүче иренең бертуганы Әлфинур апа Абдрахманова кушылды.

– Мөслим балачагым күршесе иде. Ул миннән дүрт яшькә өлкәнрәк булса да, бергә уйнап үстек. Искиткеч дус идек. Ул бүгенгәчә дәвам итте. Наил энеләремә килсәм, аларга кермичә китми идем. Гөлшат та бик әйбәт булды. Сокланрлык матур яшәделәр. Югалтуны бик авыр кичерәм. Шуңа туганнарым кичтән әйтмәгәннәр дә. Башкалардан гына ишетеп белдем. Дарулар эчеп булса да, килдем. Күреп китмичә түзә алмадым, – ди ул.

Бәла булган төндә дә, бу хакта ишеткән һәркем килгән Бикмуллиннар йорты янына. Тик ул чакта инде Мөслим абый белән Гөлшат апаны алып чыгу өчен йорт эченә керү мөмкин булмаган һәм аларның исәнлегенә дә өметләр сүрелгәннән-сүрелгән. Тыштан алай ук куркыныч кебек булмаса да, йорт эче кара күмергә генә диярлек калган. Ә тәннәре каты пешкән авылдашларының “Ашыгыч ярдәм” машиналары килгәнне көткән арада әрнешүен күрү, аларга авыртуны басу өчен берничек тә ярдәм итә алмау үзе бер газап булган.

– Яланөс җир өстенә яткан күршеләремнең өсләренә ябарга җәймәләр, юрганнар алып чыктым. Башка бернәрсә дә эшли алмыйбыз бит. Хәзер табибларда бар ышаныч. Терелсеннәр генә. Мөслим абый белән Гөлшат апаның урыннары оҗмахта булсын, – ди Гүзәлия апа. Һәркем шул теләктә бүген.

Иң аянычласы – рәсми чыганаклар мәгълүматы буенча янгын ут төртү аркасында чыкканлыгы фаразлана, аны һәлак булучыларның улы Илдар кылган, дип шикләнелә.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев