Буа районында киндер мәйданын тапканнар
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында киндер мәйданын тапканнар

Райондагы авылларның берсендә шактый мәйданда кыргый үсүче киндер мәйданы барлыгы ачыкланды.

Аны район полиция бүлегенең участок вәкиле Олег Селиверстов таба. Әлеге факт буенча  Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольләү идарәсенең бүлек начальнигы урынбасары Светлана Крылова да килде.

Полиция хезмәткәрләре сүзләренә караганда, әлеге җир фермерныкы. Киндер орлыгы элеккеге терлек ризыгыннан коелып калган. Җир хуҗасы буларак, фермер әлеге кыргый үсүче үсемлекләрне юк итәргә тиеш. Бу хакта аңа предписание бирелгән. Әгәр дә ул бу законлы таләпне үтәмәсә, аны административ җаваплылыкка тартачаклар.

Әлеге киндер мәйданы юк ителәчәк. Ә. Йосыпова фотосы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге мәйдан "Мәк" операциясенең икенче этабы барышында ачыкланды. Ул 5еннән 14 августка кадәр барачак. Беренче этабында район полицейскийлары составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләр үсүнең 8 фактын теркәгәннәр. Икенче этапта - 4. Алар буенча тикшерү дәвам итә.

Киндер мәйданын район полиция бүлегенең участок вәкиле О. Селиверстов ачыклаган. Ә. Йосыпова фотосы.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев