Буа районында сайлаулар алдыннан халык белән очрашулар дәвам итә
Буа районында Дәүләт Думасының 9 нчы чакырылыш депутатларын сайлауга багышланган халык белән очрашулар дәвам итә.
Авыл җирлекләрендәге җыеннарда һәм хезмәт коллективларындагы очрашуларда район халкы үз тәкъдимнәрен турыдан-туры җиткерә һәм игътибар таләп иткән проблемаларны билгели.
Мондый аралашу форматы хакимияткә гражданнарның фикеренә таянып, районны үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә.
Җитәкчеләр шуны ассызыклвй, һәр кешенең фикере, юирелгән соравы һәм тәкъдиме киләчәктә депутатларның эш программасы нигезенә керәчәк.
Нет комментариев