Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районында сожгы ике айда 20дән күбрәк бала ике көпчәкле транспорт белән зыян күргән

20ләп бала каза күргән Соңгы ике айда районда электр осамокаты, велосипед, мототранспорт белән идарә иткәндә шул хәтле кеше егылган, ДТПга очраган.

Бу – район дәваханәсенең “Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсеннән алынган саннар.

Буа район дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлекчәсе. Әлфинур Йосыпова фотосы.

“03” хезмәтчелеге журналында теркәлгән мөрәҗәгать итүләрнең күбесе – велосипедтан егылу очраклары. Ике көпчәкле транспорт белән зыян күрүчеләр арасында 6 яшьтән алып балалар да, өлкәннәр дә бар. Бәхеткә, барысы да җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганнар. Медицина ярдәме күрсәтелгәч, өйләренә озатылганнар. Узган айда теркәлгән ике авариянең берсендә дә исә чүт кенә зур бәла булмыйча калган. Район дәүләт автоинспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, ДТП шәһәрнең Ефремов һәм Вахитов урамнары чатында булган. Дәүләт номерларсыз мопедта җилдергән 14 яшьтәге яшүсмер юл кагыйдәләрен иң тупас төрен бозып, светофорның кызыл утына юлны аркылы чыккан һәм бу вакытта Вахитов урамыннан килүче “Лада Гранта” автомобиленә килеп бәрелгән. Мопедчы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, район үзәк дәваханәсенә озатылган. Бәхеткә, җиңел котылган, үзе дә, аны бәрдергән автомобильче дә исән-сау калганнар. Моннан шундый сорау туа: светофорның тыючы кызыл утына чыгарга ярамаганны да белмәгән баласына мопед биреп чыгарган әти-әниләргә ни дип әйтеп була?

Яңа Мәртле авылы юлындагы авария. Район дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсеннән алынган фото.

Ә менә чираттагысы – аянычлырак һәлакәт: егет кома хәлендә Казан балалар республика хастәханәсенә озатылган. Ул әле дә анда, хәле авыр килеш кала, диделәр. Фаҗигагә китергән хәл болай була:  Яңа Мәртлегә бара торган юлдан җилдергән 2003 елгы ир-егет идарә иткән мотоцикл юл читендә басып торган “Рено Меган”га бәрелә. Артта утырган 15 яшьлек пассажир нык җәрәхәтләнә. Җитмәсә, район дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, аны авыр хәлдә калдырып, ике йөртүче дә фаҗига урыныннан качып китәләр. Ләкин кыңгыр эш беленмичә калмый, полиция хезмәткәрләре аларның эзенә төшкәннәр.

Уйлансаң, уйланырлык

Буада да, хәтта авылларда да мопедларда, мотоциклларда автомобильләрне дә, җәяүлеләрне дә бәрдереп китәрдәй куып, “үкертеп” йөрүче яшьләр күбәйде. Кайчакта тротуардан барырга да куркыныч булып китә. Олысы да, кечесе дә электр самокаты, мопед, скутер, питбайк, трицикл, квадроцикл белән җил куышып йөрүнең нинди нәтиҗәләргә алып килүен күз алдына китерәләрме икән? Шуңа мәкаләне “Ашыгыч ярдәм” мәгълүматлары саннарыннан башладык та. Гыйбрәт булсын. Бәлки өлкәннәр уйланырлар. Зур шәһәрләрдә тагын да аянычлырак хәлләр турында язалар. Дәваханә дә, автоинспекция мондый фаҗигаләрне теркәүче ведомстволар гына. Ә бу саннар артында күпме күз яше, әрнү, ә кайчагында... гомерлек үкенү. Менә шул авыр хәлләргә сәбәпче булырлык мототранспортны котырган бәягә сатып алучылар әти-әниләр үзләре бит. Бала сораганга алып биргән куркыныч уенчыклар очсызлардан түгел. Без бер кибеткә кереп, аларның бәяләрен дә белештек. Иң гади электр самокаты бәясе 25 мең сумнан башлана. Ә инде катлаулырак – мопед, питбайк кебекләренең бәясе 100 мең сум тирәсе, моделена карап, аннан да күбрәк суммалы. Мотоцикллар тагын да кыйммәтрәк.

– Без рейдлар уздырабыз. Тик барлык мототранспортчыларны юлда күреп, туктату мөмкин түгел. Шуңа әти-әниләр дә балаларының иминлеге өчен тырышсыннар иде. Алар, улы яки кызы юл кагыйдәсен беләме-юкмы, юлга чыгаралар. Юлдагы кыйммәтле уенчыкта тизлек белән бару өчен бик “кыйммәт түләргә” түләргә туры киләчәген уйласыннар иде, - диде район автоинспекциясе начальнигы Алмас Кәримов.

Аның белдерүенчә, питбайк, скутер, мопед кебек спорт мототранспортлары өчен бездә аерым махсус мәйданчыклар юк.

Һәрберсенә кагыйдә бар

Скутер, мопед белән 16 яштән соң гына рөхсәт ителә, әгәр дә транспортның двигатель күләме 49 сантиметр кубка кадәр булса, аның өчен йөртүче таныклыгында “М” категориясе булырга тиеш, күбрәк булса, “А” категориясе кирәк. Ә мотоцикл белән 18 яштән соң гына идарә итәргә ярый, “А” категориясе каралган. Моннан тыш барлык саклык чаралары – экипировкалы булу (башка каска, пирчәткә һәм башкалар) кирәк. Алмас Фаяз улы белдерүенчә, Яңа Мәртлегә бара торган юлда авариядәге 23 яшьлек егетнең мотоциклында дәүләт номерлары да, тиешле категория буенча “права”сы да булмаган.

Моннан өч ел элек электросамокатчылар, гироскутерчылар юл хәрәкәтендә катнашучылар рәтенә кертелде һәм аларга карата кагыйдәләр кертелде. Аларның тизлекләре сәгатенә 25 километрдан артмаска тиеш. Ә кеше күпләп йөри торган урыннарда сәгатенә 20 километр гына рөхсәт ителә. Бала 7 яшькә кадәр өлкәннәр күзәтүе астында йөрергә, ә аннан соң соң бары тик велосипед юлларында, паркларда, тротуарларда хәрәкәтләнә ала. Тагын юл кагыйдәләре буенча электросамокатчылар спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланып, кулларны рульдән ычкындырып йөрергә тиеш түгелләр. Шулай ук транспортның күрсәтмәсендә билгеләнгән йөкнең күләмен (һәрберсендә индивидиалль)  арттырмаска, тиеш. Соңгысы бигрәк тә актуаль, чөнки электросамокатларга өлкәннәр дә икешәрләп басып йөриләр. Самокатның алгы көпчәге зур йөк булганда тотрыксызга әйләнә, ул әйләнеп капланырга мөмкин. Әгәр дә кагыйдәләр бозсалар, административ җаваплылыкка тартылалар. Тизлек арттырсалар – 500 сум, спиртлы эчемлекләр куллансалар – 1 мең сум-1,5 мең сум, җәяүлегә юл бирмәсәләр – 1,5мең сум – 2,5 мең сум штраф бирелә.

Әлфинур Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев