Буа районында Степановка авылы зиратында часовня төзелә
Бу көннәрдә Степановка авылы зиратында эш кайный – аның эчендә яңа часовняга нигез салынды.
Аның инициаторы – эшмәкәр Владимир Пантелеев. Ул часовняның проектын эшләттергән. Анда хәзер “Петрстрой” оешмасы эшчеләре хезмәт куя.
– Бирегә еш йөрим, хатыным Мария җирләнгән. Шуңа әлеге эшне башларга уйладым. Әлегә үз акчама төзү эшләрен алып барам, миңа кушылучылар булыр, дип уйлыйм, - диде ул.
Төзелеш барган урынга Троица чиркәвенең настоятеле протеирий Иоанн Ткачук та килгән иде. Ул да моны бик кирәкле эш, дип атады. Мәетне җирләр алдыннан бирегә алып кереп, дога кылырга, якыннары хушлашырга уңайлы урын булачак, дип белдерде.
Бүгенге көндә анда фундамент салалар. Нигез 5х9 үлчәмгә исәпләнгән. Проект буенча объектның дивары кызыл, ә бизәкләре сары кирпечтән була. Кирпечләрне Түбән Новгородтан алып кайтачаклар. Ә купол нитрид титан материалдан ясаячаклар. Анысын Чабаксардагы остага заказ бирергә җыеналар.
Кыскасы, эш башланды, әгәр дә халыктан акчалата ярдәм булса, ул башкарылып чыгачак. Төзелешкә ярдәм итәргә теләүчеләр булса, 89297206577 телефонына шалтырата алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев