Буа районында урманнар ишәя
Быел райондагы урман мәйданнары 17 гектарга зурайган.
Буа урман хуҗалыгының участок урманчысы Илнур Хәертдинов сүзләренә караганда, районда 8,7 мең гектар мәйданда төрле төрдәге агачлар үсә. Башлыча каен, зирек, имән, корычагач, чыршы, нарат агачлары. Соңгыларын үрчетергә комлы җирләр кирәк булса, калганнары кара туфракта яхшы үсә. Шулай итеп, агымдагы елда барлыгы 5 гектарда – нарат, 5,5 гектарда – чыршы, калганнарына корычагач утыртылган.
– Быел өстәмә рәвештә Саба урман хуҗалыгыннан яхшы тамырлану системасы булган үсентеләр алып кайттык. Үзебездә дә ел саен питомникта 100 меңгә якын үсенте үстерәбез, - диде Илнур Илгис улы.
Утырту гына түгел, алар үсеп киткәнме, юкмы икәнен карап, тикшереп торалар. Үсмәсә, урыннарына яңалары утыртыла. Участок урманчысы сүләренә караганда, 80 процент үсентеләр яшәп китә ала. Быел бигрәк тә яңгырлы ел булгач, икееллыклар яңа җирдә тиз тамырлана алганнар.
Көздән кайбер агачларның орлыкларын җыеп калалар. Мәсәлән, сентябрь ахырында имән чикләвекләрен күпләп туплыйлар. Аларның яраклымы, юкмы икәнен тикшерәләр, аннан кышка саклауга куялар. Ә язга утырталар. Чәчү башланганчы урманчылар участоклар буенча йөреп, карап чыгалар, анализ ясыйлар. Кайсы урынга утыртырга икәнен билгелиләр. Ауган, кәүсәсе туры үсмәгән, корыган агачларны алалар. Соңгыларын вакытында юк итү башкаларга авырулар таратмас өчен дә кирәк. Болар барысы да хуҗалык тракторы ярдәмендә башкарыла. Шулай ук язын техника янгынга каршы җир эшкәртә – урман кырыенда тирән буразналар сөреп чыга. Әлеге җир казу эшләре норматив буенча агачлардан кимендә 1,4 метр ераклыкта башкарыла. Урман төренә карап. Шул рәвешле ул быел 81 километр ара узган. Моннан тыш урман полосалары да карап, яңартып торыла.
Беррәттән питомник мәйданнарын да чүптән чистарталар. Бу иң кирәкле эшләрнең берсе. Чөнки чүп үләне тамырлары үсентеләрнекенә үсәргә комаучауларга мөмкин. Бу эш еш үтәлмәсә, булачак агачларның тамыры зәгыйфь булып формалашуы ихтимал.
Илнур Хәертдинов урман юлларын ясау буенча зур эш башкарылуын сөйләде. Тигез сукмаклар аларның үзләренә дә тикшереп йөрергә, халыкка ял итәргә, урман байлыкларын – җиләк, гөмбә җыярга уңайлы булсын өчен эшләнелә.
– Халыкка мөрәҗәгатебез шул: урман – уртак байлыгыбыз, рәхәтләнеп ял итсеннәр, тик пычратмасыннар, үзләре артыннан чүпләр калдырмасыннар, агачларга зыян салмасыннар, - диде участок урманчысы.
Киләчәктә дә, әгәр дә җир бүлеп бирелсә, урман мәйданнарын арттырырга исәпләре бар.
Әлфинур Йосыпова.
Яңа мәйданнарга үсентеләр утырту эшләре бара. Фото Буа урман хуҗалыгы архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев