Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районыннан Айгөл Васильева – җиңүчеләр арасында

“Авангард” агрофирмасы сыер савучысы республика бәйгесендә өченче урын яулады.

 

Айгөл моңа сыерларны машина белән саву операторларының юбилейлы – илленче конкурсында иреште. Ул Тукай районында узды.

Район этабында җиңгәннән соң былтыр да катнашкан булган.

– Ул вакытта теориям “йомшак” иде, пьедесталга күтәрелеп булмады. Быел укып-өйрәнеп бардым, – ди Айгөл. Шуңа да 20 сораулык сынауны җиңел узган. Калган ике этаптан сыер саву аппаратын сүтеп җыю авыррак бирелгән.

– Бу конкурста тизлек белән бергә процессны тиешле тәртип белән башкару да мөһим. Анысында ялгышмадым, ә менә тизлекне аппаратның өр-яңа булуы бераз киметте. Резиналары бик тыгыз. Үзем өйгә алып кайтып шөгыльләнгәндә тизлек тә яхшы иде. Тагын бит әле бу эшне синең һәр хәрәкәтеңне карап, бәя биреп торган хөкемдарлар алдында башкарырга кирәк. Азрак каушата, дулкынландыра да, – ди ул. Көндәшләр дә күп – алар республиканың 43 районыннан җыелган. Һәм барысы да бәйгегә алдан әзерләнгәннәр.

Өченче этапка килгәндә, быел үзгәрешләр булган – сыерларны саву залында сауганнар. Айгөл үзе агрофирманың Кайбыч авылындагы сыерлар бәйләп асралучы, савуда сөт үткәргечләр кулланылучы төп фермасында хезмәт куйса да, саву залы аңа чит түгел. Чөнки анда да эшләгәне бар – Чехиядән кайтарылган сыерлар, савым залы белән заманча биналар күршедә генә. Ә сыерларның җиленнәрен юу, массажлау, савым төгәлләнгәннән соң дезинфекцияләү кебек процесслар кайсында да бер. Аларны ул һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Моны кичке савым вакытында үз күзләребез белән дә күреп кайттык. Җыеп әйткәндә, тиз, җитез, чиста-пөхтә эшли Айгөл. Малларны яратканы да күренеп тора. Шулай булмаса, 17 ел сыер савучы булып эшли дә алмас иде. Алай гына да түгел, Казанга киткән җиреннән дә кире сыерлары янына кайткан ул. Савымчы булып киткәнче туган авылы Килдуразда дуңгызлар да караган. Ике хезмәтеннән соңгысы якынрак, ди. Чөнки анысы кечкенәдән таныш. Әнисе Фәния Әкбәрова, әбиләре сыер савучы булганнар.

– Эшемне дә, малларны да яратам. Ә сыерлар кешеләр кебек барысын да сизә, аңлый. Синең яхшы мөнәсәбәтеңә күп сөт белән җавап кайтара, – ди ул. Айгөл бүген тәүлегенә һәр сыердан уртача 25 килограмм сөт сава. 52 сөтлебикәсе арасында бу күрсәткеч 40 килограммга җиткән сыер да бар.

Агрофирма генераль директорының беренче урынбасары Рәдиф ? тә хезмәткәренең эшен югары бәяли.

– Айгөл Васильева һәр яңалыкны бик тиз отып ала. Үз эшен тырышып, җиренә җиткереп башкара. Алдына максат куя белә. Шуңа республика конкурсында призерлар арасына керде дә. Аннан сыер савучылар яртылаш ветеринария табиблары да. Һәр җиленнән беренче тамчы сөтне кул белән савып мастит булу-булмавын, аның тибын ачыклыйлар. Мондый бирем конкурста да булган. Айгөл барысын да төгәл белгән. Агрофирмада аның кебек уңганнар тагын да бар. Аларның хезмәтләре, технологияләр төгәл үтәлү, азык муллыгы белән сөт савуда елдан-ел яңа үрләр яулый барабыз. Бүген Кайбыч фермасы буенча тәүлегенә уртача 36 тонна сөт савып алына. Якын киләчәктә әлеге күрсәткечне 40 тоннага җиткерергә максат куйдык, – ди ул. Ә Айгөлнең максатына килгәндә, ул ярышта бүген ирешелгән белән генә тукталып калырга җыенмый.

– Тагын да катнашырга һәм ныграк әзерләнеп беренче урын яуларга телим, – ди ул.

Теләгеңә ирешергә язсын, Айгөл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев