Буа районының Аксу авылында фермер кырларыннан аш чөгендере ала башлаган. Ә бәрәңгенең соң өлгерә торган сортын гына утырткан
Буа районының Аксу авылында фермер кырларыннан аш чөгендере ала башлаган. Ә бәрәңгенең соң өлгерә торган сортын гына утырткан
Буа районының Аксу авылы фермеры Илсур Йосыпов быел кырларына 12 гектар бәрәңге, 6 гектар аш чөгендере, 4 гектар кишер утырткан. Фермер бүгенге көндә аш чөгендерен казып алу белән мәшгуль. Башта килограммын 20 сумнан сораучылар булса, хәзер бәяләр төшкән.
-Чөгендерне килосын 15 сумнан җибәрергә туры килә. Уңышы әйбәт. Ә бәягә килгәндә ел да шул хәл кабатлана, бәяләр түбән, - ди фермер.
Бәрәңгенең быел соңрак өлгерә торган сортын утырткан. Июль азагында хуҗалыкка 1 тонна бәрәңге казып алып саткан. Килограммын 25 сумнан. Уңышы яхшы чыккан. Бәрәңгене көннәр утырып китсә, казырга исәбе. Үзебезнең районнан да, читтән килеп күпләп сатып алучылар да бар.
Илсур Йосыпов белдерүенчә, уңышны җыеп алу өчен авылда эшче куллар табуы да авыр.
– Сигез сәгатькә көненә ике мең сум түлибез. Бер тапкыр ашату каралган. Әлегә укучылар, студентлар булыша. Ә сентябрь аенда алар да укырга китәләр. Менә шунда инде эшчеләр табасы авырлаша, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев