Буа районы территориясендә куе томанда бер-бер артлы ике ДТП булды
Иртәнге 6 сәгать 13 минутта Зур Фролово авылы янында өч автомобиль - "ДАФ", "ГАЗель" һәм "КамАЗ" бәрелештеләр. Һәлак булучылар юк. Тән җәрәхәтләре алган "ГАЗель" йөртүчесенә медицина ярдәме урында күрсәтелде. Ул госпитальләштерүдән баш тартты. Ике сәгатьтән соң шуннан ерак түгел урында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Монысы - хуҗасы буалы булган...
Иртәнге 6 сәгать 13 минутта Зур Фролово авылы янында өч автомобиль - "ДАФ", "ГАЗель" һәм "КамАЗ" бәрелештеләр. Һәлак булучылар юк. Тән җәрәхәтләре алган "ГАЗель" йөртүчесенә медицина ярдәме урында күрсәтелде. Ул госпитальләштерүдән баш тартты.
Ике сәгатьтән соң шуннан ерак түгел урында тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Монысы - хуҗасы буалы булган "ВАЗ-2115" һәм Ульяновскта яшәүче идарә иткән "NISSAN PRESAGE" катнашында. 15 модельле "Жигули" юл читенә төште, андагы хатын-кыз пассажирга урында психологик ярдәм күрсәтелде. Автомобиль йөртүчеләр зыян күрмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев