Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа районындагы беренче сыйныфка баручыларга букча өләшәчәкләр

Әлбәттә, буш букча түгел, ул уку кирәк-яраклары белән шыплап тутырылганы. Бу «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында гамәлгә ашырыла. Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә (16 августка) букчалар алу өчен 288 мең акча җыелган. Моңа район оешма-предприятиеләре, кайбер шәхси эшмәкәрләр зур өлеш керткәннәр. Район мәгариф идарәсе методисты Лилия...

Әлбәттә, буш букча түгел, ул уку кирәк-яраклары белән шыплап тутырылганы. Бу «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында гамәлгә ашырыла. Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә (16 августка) букчалар алу өчен 288 мең акча җыелган. Моңа район оешма-предприятиеләре, кайбер шәхси эшмәкәрләр зур өлеш керткәннәр.

Район мәгариф идарәсе методисты Лилия Гайнуллина сүзләренчә, 1 сентябрь көнне букчалар барлык беренче сыйныфка баручыларга биреләчәк. Аны һәрбер мәктәптә район төрле ведомство җитәкчеләре тапшыра. Ә шәһәрнең 5 номерлы мәктәбенә баручылар бу бүләкне август конференциясенә килүче республика кунагы һәм муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов кулыннан алачаклар.

Сүз уңаеннан, быел 1нче сыйныфка 506 бала бара. Шуның 168е авылныкылар, 338е шәһәрдән. Иң аз бала саны - икешәр Карлы һәм Раково мәктәбендә белем алачак, иң күбе Алшихта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев