Буа шәһәренең Төньяк Коммуна урамында көчле явым-төшемнән соң җыелып торучы сулыкны киптерүне быел хәл итәчәкләр
Кичә, бүген, иртәгә

Шәһәрнең Төньяк Коммуна урамының Космовский белән Р. Люксембург киселешендә узган ялларда көчле яңгырлардан соң юлдан автомобильләр хәтта үтә алмады. Җыелып торган су тратуарга кадәр күтәрелде. Бу хакта буалылар социаль челтәрләрдә яздылар. Бу хәлгә кайчан нокта куелачак, язгы-көзге айларда да ветеринария техникумы тирәсеннән узып булмый, дип ризасызлык белдерделәр.

Бу хакта Буа шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге  хәбәр итүенчә, Төньяк Коммуна урамында җыелып тора торган суны агып китү юлын ясауны быел хәл итәчәкләр. Биредә ливневкалар булмау аркасында шундый хәл килеп туа. Бу эш 2026 елга эш планына кертелгән.

Нет комментариев