Буа шикәр заводында 400 млн сумлык ремонт ясалган
Кичә, бүген, иртәгә

Буа шикәр заводында 400 млн сумлык ремонт ясалган

Буа шикәр заводында сезонны ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.

Завод сезон ачылышына ныклап әзерләнгән. Завод директоры сүзләренчә, анда 400 миллион сумга ремонт ясалган.

Шикәр чөгендерен кагатларга сала башлаганнар.

 

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев