Буа урамнарында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар
Кичә, бүген, иртәгә

Буа урамнарында Сабантуйга бүләкләр җыйдылар

Борынгыдан калган гадәтне барлап, бүген район ветераннар советы вәкилләре,»Буа моннары» төркеме , “Ак калфак»оешмасы әгьзалары милли киемнәрдән, җырлап-биеп, шимбә булачак Сабан туена бүләкләр җыйдылар.

Аларга  Буа мөхтәсибәте  вәкилләре дә кушылды. Бүләк җыю Арефьев урымынннан башлады. Биредә “Мелиоратор" ТОСы җитәкчесе Мәсхүдә Гыйматдинова үзе яшәгән күпкатлы йорт ишек алдында күмер самовары кайнатып,кайнар коймак пешереп каршы алды.Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә дә хәбәр иткән ул, шуна да бүләк бирергә теләүчеләр шактый булды. Колгага сөлге-яулыкларны  иң матур теләкләр теләп бәйләделәр.Гармун моңы астында җырлашып, биешеп алдылар. Буа урамнары аша узганда шәһәрлеләрне  6 июнь көнне "Буа-Алан”да узачак Сабан туена чакырдылар.Шәхси йортта яшәүче, Буалы Тәнзилә ханым да, күрше апалары белән бергәләп сыйлы табын белән көтеп алды бүләк җыючыларны. Җыелган бүләкләр исә Сабантуйда милли бәйгеләрдә катнашучыларга тапшырылачак.


Нет комментариев