Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа үзәк дәваханәсенә табиб-педиатр максатчан программа буенча эшкә кайтты

Участок педиаторы Аделина Кавиеваны балалы әниләр танып өлгерде инде.

Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң, туган шәһәренә эшкә кайтты. “Буинск-Информ” эш урыны итеп Буа районын сайлаган яшь белгечләр белән таныштыра.

-Табиб һөнәрен сайлавым үзенчәлекле минем. Еш кына табиблар турында интернетта роликлар, кинолар карарга ярата идем. Бу һөнәр ияләрен дөньяда иң гуманлы кешеләр итеп күрә идем. Тугызынчы сыйныфта укыганда ук табиб һөнәре күңелемә якын булды. Аннан районнарда медицина буенча һөнәр сайлаучылар өчен махсус программа эшләвен белдек. Максатчан программа нигезендә, укып бетергәннән соң 3 ел Буа районында табиб булып эшләячәкмен. Югары баллы булу өстенә, максатчан программа Казан дәүләт университетына конкурстан узарга беркүпме ярдәм итте. Хезмәтемнең авыр һәм җаваплы булуын алдан тойсам да, табиб булу теләге көчле иде. Бүген эшемне чын йөрәгемнән яратып башкарам. Көн азагында бик арысам да, иртән көч җыеп, балалар янына ашыгам. Кайбер шәһәр дәваханәләре белән чагыштырып әйтә алам, безнең дәваханә күпкә алда. Диагностикалау аппаратлары белән тәэмин итү яхшы, дип әйтүем. Минем җаваплылыкта  4нче участок,  иң зур участоклардан санала, безнең карамакта авылларда яшәүчеләр дә бар. Барлыгы 1500 баланы колачлыйбыз. Иң югары максатым -  баларның исән-сау булуы һәм әти-әниләр белән бергә аларның сәламәтлеге өчен бар көчебезне кую.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев