Буа ветеринария техникумы көрәшчеләре – өченче (+фото)
Уку йортының тренер Ирек Яраханов кул астында шөгыльләнүче көрәшчеләр командасы бу призлы урынны Мамадыштан алып кайтты. Анда республиканың һөнәри белем бирү уку оешмаларында укучылар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" дигән Спартакиаданың милли көрәш буенча финалы узды. Барлыгы 24 команда көрәшчеләре көч сынады. Шәхси беренчелектә 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Раил...
Уку йортының тренер Ирек Яраханов кул астында шөгыльләнүче көрәшчеләр командасы бу призлы урынны Мамадыштан алып кайтты. Анда республиканың һөнәри белем бирү уку оешмаларында укучылар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" дигән Спартакиаданың милли көрәш буенча финалы узды. Барлыгы 24 команда көрәшчеләре көч сынады. Шәхси беренчелектә 90 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Раил Җамалетдинов һәм 55 килограммга кадәр үлчәүдә Линар Җәлилов шулай ук өченче урын яуладылар. Калган дүрт көрәшче беренче унлыкка керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев