Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буа ЗАГСы кунаклар җыйды: алтын һәм бриллиант парларны, яшь әниләрне һәм укучыларны. Ни сәбәпле? (+ фоторепортаж)

Юбилейлы датаны алар шатлыклы вакыйгалар кичерүче башка буалылар белән бергә билеләп үттеләр. Бу көнне ЗАГСка кунакка шәһәрдән 60 ел бергә гомер кичерүче Нина һәм Александр Кузнецовларны, алтын туйларын билгеләп үтүче Валентина һәм Николай Кирилловларны, Галина һәм Николай Шубиннарны чакырдылар. Галина Дмитриевна өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Ул үзе дә 9...

Юбилейлы датаны алар шатлыклы вакыйгалар кичерүче башка буалылар белән бергә билеләп үттеләр. Бу көнне ЗАГСка кунакка шәһәрдән 60 ел бергә гомер кичерүче Нина һәм Александр Кузнецовларны, алтын туйларын билгеләп үтүче Валентина һәм Николай Кирилловларны, Галина һәм Николай Шубиннарны чакырдылар. Галина Дмитриевна өчен бу көн икеләтә бәйрәм. Ул үзе дә 9 ел район ЗАГС бүлеге мөдире булып эшләгән. Алтын туйлары ЗАГСның гасырлык бәйрәме белән бергә туры килде. Юбилярларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова бүләкләр тапшырды.

Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов яшь әниләргә "Ана капиталы" сертификатларын, Буа районы буенча миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе Гөлия Заһидуллина 14 яшен тутырган буалыларга төп документларын - паспортлар тапшырды. Аларга "Россельхозбанк" идарәчесе Резеда Хәйруллина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Храмова бүләкләр әзерләгән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев