Буа ЗАГСын юбилей белән котладылар (+ фото)
Биредә тантана Россия ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, хезмәткәрләр Люция Җамалетдинова, Фәния Кадыйрова, авыл җирлекләре секретарьлары адресына котлауларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская һәм...
Биредә тантана Россия ЗАГС органнарына 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шагалиева, хезмәткәрләр Люция Җамалетдинова, Фәния Кадыйрова, авыл җирлекләре секретарьлары адресына котлауларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов, район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Македонская һәм башкалар җиткерделәр. Алар адресына матур җырлар да ирештерелде. Эльвира Шагалиева берничә авыл җирлеге секретарена муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын, Наталья Македонская "Нәрсә ул ЗАГС? Гаилә кайда туа" бәйгесенең район турында җиңү яулаган 5 номерлы гимназия укучылары Диана Каширинага һәм Юлия Яфаркинага истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев