Буада булачак ветеринарлар ярышты (фоторепортаж)
Биредә "Ветеринария" компетенциясе буенча WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумыннан, Казан ветеринария академиясеннән, Минзәлә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан өчәр студент катнашты. Алар өч модульдә - микробиология, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү, бозауларның сәламәтлеге дәрәҗәсен ачыклау өлкәсендә белемнәрен, осталыкларын сынадылар. Эшләрен төрле уку...
Биредә "Ветеринария" компетенциясе буенча WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатының челтәр этабы узды. Анда Буа ветеринария техникумыннан, Казан ветеринария академиясеннән, Минзәлә һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан өчәр студент катнашты. Алар өч модульдә - микробиология, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү, бозауларның сәламәтлеге дәрәҗәсен ачыклау өлкәсендә белемнәрен, осталыкларын сынадылар. Эшләрен төрле уку йортларыннан экспертлар бәяләде. Буалы студентлардан региональ этапта Надежда Мюллер, Анжелика Таҗетдинова катнашачак. Ул ноябрь аенда Казан ветеринария академиясендә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев