Буада чүплек өеме юк ителде
Кичә, бүген, иртәгә

Буада чүплек өеме юк ителде

Элегрәк Экология министрлыгына Буадагы санкцияләнмәгән чүплек турында халыктан мөрәҗәгать килеп иреште.

Идел аръягы идарәсе инспекторлары Некрасов урамына юнәлде. Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланды. Чүплек мәйданы 61 кв. метр тәшкил иткән.

Ачыкланганча, калдыкларны күпфатирлы йортта ремонт вакытында юридик зат складка куйган. Экологлар хокук бозучыдан санкцияләнмәгән чүплекне бетерүне таләп итте. Таләп шул ук көнне үтәлде. Бүгенге көндә хокук бозу бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.


Нет комментариев