Буада элеккеге һөнәр училищесы остаханәләре нинди максатта ремонтлана?
Шәһәрнең Ефремов урамындагы элеккеге 83 номерлы һөнәр училищесы янындагы остаханәләрне тәрәзәләре сүтелеп, ремонтлана башлады. Биредә нәрсә булачак? Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин белдерүенчә, 83 номерлы һөнәр училищесы техникум белән берләштерелгәннән соң, әлеге биналар веттехникум карамагына күчерелгән. Киләсе уку елыннан башлап уку йортында республикада берничә генә саналган "Ресурс үзәк" оешачак....
Шәһәрнең Ефремов урамындагы элеккеге 83 номерлы һөнәр училищесы янындагы остаханәләрне тәрәзәләре сүтелеп, ремонтлана башлады. Биредә нәрсә булачак? Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин белдерүенчә, 83 номерлы һөнәр училищесы техникум белән берләштерелгәннән соң, әлеге биналар веттехникум карамагына күчерелгән. Киләсе уку елыннан башлап уку йортында республикада берничә генә саналган "Ресурс үзәк" оешачак. Ягъни техникум Идел аръягында төрле һөнәрчелек белгечләре әзерли торган уку базасы итеп саналачак. Киңәю белән бәйле рәвештә кайбер белгечлекләр буенча төркемнәрне һәм практик эш алып бару җиһазларын урнаштыру ихтыяҗы тагын да туган. Әлеге бина шул максатта ремонтлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев