9 март 2016 яңалыклары
-
Буада элеккеге һөнәр училищесы остаханәләре нинди максатта ремонтлана?
Шәһәрнең Ефремов урамындагы элеккеге 83 номерлы һөнәр училищесы янындагы остаханәләрне тәрәзәләре сүтелеп, ремонтлана башлады. Биредә нәрсә булачак? Буа ветеринария техникумы директоры Илдар Гыйниятуллин белдерүенчә, 83 номерлы һөнәр училищесы техникум белән берләштерелгәннән соң, әлеге биналар веттехникум карамагына күчерелгән. Киләсе уку елыннан башлап уку йортында республикада берничә генә саналган "Ресурс үзәк" оешачак....
-
Буалы егет ни өчен Россия һәм Татарстан флагларын урлаган?
Кышкы төндә 25 яшьлек егет Зур Фролово мәктәбе алдына куйган Россия һәм Татарстан флагларын урлый. Ул судта бу гамәлен "патриотлык хисе ташу" белән аңлата. Әмма суд башкача карар чыгарды: ул дәүләт файдасына 6 мең сум штраф түләячәк.
-
Буа районында яшәүче мошенник кушканны үтәп акчасыз кала
Районның бер авылында яшәүче 45 яшьлек Л.ның кесә телефонына таныш түгел хатын-кыз шалтырата. Ул үзен банкның куркынычсызлык хезмәтчелеге хезмәткәре дип таныштыра һәм булышырга теләвен әйтә. "Ярдәм" түбәндәгедән гыйбарәт - имеш. Л.ның банкомат карточкасының паролен белгәннәр дә, исәп-хисаптагы барлык акчаны Самара өлкәсе яшәүчесе исеменә күчергәннәр. Ә ул - "банк куркынычсызлыгы хезмәткәре"...
-
Буада Ефремов урамындагы йортка килгән кунакларның берсе хуҗаның акча янчыгын да эләктереп китә
7 мартта шәһәрдәге бер квартирада танышлар бер көн алдан 8 март бәйрәмен билгеләп үтәргә керешәләр. Каты эчемлекләр куелган өстәл артында. Алар киткәч хуҗаның суыткычка куелган 52 мең сум акчасы юклыгы ачыклана. "кайнар эз"дән тотылган каракның шәхесе билгеле - ул 1988 елгы буалы, ягъни кунакларның берсе.
-
Буада кафе хезмәткәре ике телефоныннан да колак каккан
Шәһәрнең Космовский урамындагы кафеда эшләүче, буалы хатын-кыз "LG", "Nokia" маркалы телефоннарын кафе кухнясының тәрәзә төбенә куйган. Ул арада кухняга таныш түгел ир кереп чыккан. Шуннан соң телефоннардан җилләр искән. Полицейскийлар каракны эзлиләр. Фото:segodnya.ua
-
Буада умарта ояларын урлаганнар
Бу хакта полициягә умарта ояларының хуҗасы хәбәр итә. Карак умарта гаиләсе белән 5 ояны урлап китә. Шул рәвешле угрылар хуҗага 35 меңлек зыян китергәннәр. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
-
Буада иң оста балыкчылар кемнәр? (фоторепортаж)
Аларны Кырлаңгы авылы янындагы буада боз астыннан балык тоту буенча Буа шәһәре кубогына бәйге үткәреп ачыкладылар. Ярышта 25 балыкчы катнашты, иртәнге сәгать 8дән 12нче яртыга кадәр арада аларның яртысы алабуга балыгын эләктерде. Җиңүне барлыгы 2 килограмм 750 грамм балык тоткан һәвәс, тәҗрибәле балыкчы Рөстәм Галиәкбәров яулады. Икенче урынны Илһам Гыйззәтов...