Буа районында яшәүче мошенник кушканны үтәп акчасыз кала
Районның бер авылында яшәүче 45 яшьлек Л.ның кесә телефонына таныш түгел хатын-кыз шалтырата. Ул үзен банкның куркынычсызлык хезмәтчелеге хезмәткәре дип таныштыра һәм булышырга теләвен әйтә. "Ярдәм" түбәндәгедән гыйбарәт - имеш. Л.ның банкомат карточкасының паролен белгәннәр дә, исәп-хисаптагы барлык акчаны Самара өлкәсе яшәүчесе исеменә күчергәннәр. Ә ул - "банк куркынычсызлыгы хезмәткәре"...
Районның бер авылында яшәүче 45 яшьлек Л.ның кесә телефонына таныш түгел хатын-кыз шалтырата. Ул үзен банкның куркынычсызлык хезмәтчелеге хезмәткәре дип таныштыра һәм булышырга теләвен әйтә. "Ярдәм" түбәндәгедән гыйбарәт - имеш. Л.ның банкомат карточкасының паролен белгәннәр дә, исәп-хисаптагы барлык акчаны Самара өлкәсе яшәүчесе исеменә күчергәннәр. Ә ул - "банк куркынычсызлыгы хезмәткәре" әлеге сумманы кире кайтарырга булышачак, тик Л.га моның өчен банкоматка барып, карточкасын куеп берничә банк операциясе башкарырга кирәк булачак. Куркып калган хатын алар әйткәнне эшли, нәтиҗәдә мошенниклар хисабына ул алдан 9 мең сум, аннан 900 сум акча күчерә. Бу очрак буенча тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев