Буада эт "шартлаткыч" эзли (+фото)
Район эчке эшләр бүлегендә яңа кадр - Инь кушаматлы, чем-кара төстә, лаборадор токымлы эт. Аның төп вазифасы - шартлаткыч эзләү. Бүген газетага, телевидениегә материал әзерләгәндә без дә, хуҗасы - инспектор-кинолог Илназ Гайнуллов белән бергәлектә аның һөнәри осталыгын тикшерергә булдык. Редакция автомобиленә шартлаткыч-муляж куеп, аны эзләттек. Ул бераз әзерләнеп утырды да,...
Район эчке эшләр бүлегендә яңа кадр - Инь кушаматлы, чем-кара төстә, лаборадор токымлы эт. Аның төп вазифасы - шартлаткыч эзләү. Бүген газетага, телевидениегә материал әзерләгәндә без дә, хуҗасы - инспектор-кинолог Илназ Гайнуллов белән бергәлектә аның һөнәри осталыгын тикшерергә булдык. Редакция автомобиленә шартлаткыч-муляж куеп, аны эзләттек. Ул бераз әзерләнеп утырды да, секундлар эчендә муляжны эзләп тапты. Хуҗасы аны мактады, тәмле ит белән сыйларга вәгъдә бирде.
Иньнең холкы нинди? Нәрсә ашарга ярата? Муляжны ничек эзләү серләре белән сез "Байрак" газетасының киләсе саннарыннан укып, җирле телевидение яңалыкларыннан карап белә алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев