23 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Буаның тракторлары, КамАЗлары маршрутын компьютер аша карыйлар (+фото)
Татарстанда авыл хуҗалыгы техникаларын Глонасс системасына тоташтыру эшләре бара. Буа рйонында "Авангард" агрофирмасында 161 берәмлек GPS-навигаторы белән эшли. Агрофирманың баш инженеры Әнсар Мәхмүтов әйтүенчә, бу транспортның маршрутын, эшләү сәгатен һәм ягулык-майлау материалларының сарыф ителү күләмен билгеләргә ярдәм итә. Урак вакытында бу системага комбайннар да тоташтырыла. Бу хакта тулырак "Байрак" газетасының...
-
Буада эт "шартлаткыч" эзли (+фото)
Район эчке эшләр бүлегендә яңа кадр - Инь кушаматлы, чем-кара төстә, лаборадор токымлы эт. Аның төп вазифасы - шартлаткыч эзләү. Бүген газетага, телевидениегә материал әзерләгәндә без дә, хуҗасы - инспектор-кинолог Илназ Гайнуллов белән бергәлектә аның һөнәри осталыгын тикшерергә булдык. Редакция автомобиленә шартлаткыч-муляж куеп, аны эзләттек. Ул бераз әзерләнеп утырды да,...
-
Буаның суд приставлары 2 меңгә якын кешене чит илгә чыгармаганнар
Буа, Апас, Кайбыч районнары буенча суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре узган ел 1800 бурычлыга (өч район буенча) карата постановление чыгарганнар. Шуларның 205е алимент түләмәүчеләр. Шулай итеп, 2 меңгә якын кеше бурычының соңгы тиененә кадәр түләп бетермичә, Россия Федерациясе территориясеннән чыга алмаячак.
-
Буаның Ефремов һәм Вахитов урамнары чатындагы юл билгесе ни өчен йөртүчеләрне борчый?
Йөртүчеләр, аеруча такси йөртүчеләр редакциягә шәһәрнең Ефремов һәм Вахитов урамнары чатында урнаштырылган иртәнге 7дән 9га кадәр Ефремов урамына борылуны тыя торган юл билгесе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Алар әйтүенчә, әлеге билге Вахитов урамындагы тоннель тибындагы юлүткәргеч төзелгәндә вакытлыча куелган иде. Нишләп хәзергә кадәр алынмый икән ул, дип сорыйлар. Без бу сорауны...