Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буаның Ефремов һәм Вахитов урамнары чатындагы юл билгесе ни өчен йөртүчеләрне борчый?

Йөртүчеләр, аеруча такси йөртүчеләр редакциягә шәһәрнең Ефремов һәм Вахитов урамнары чатында урнаштырылган иртәнге 7дән 9га кадәр Ефремов урамына борылуны тыя торган юл билгесе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Алар әйтүенчә, әлеге билге Вахитов урамындагы тоннель тибындагы юлүткәргеч төзелгәндә вакытлыча куелган иде. Нишләп хәзергә кадәр алынмый икән ул, дип сорыйлар. Без бу сорауны...

Йөртүчеләр, аеруча такси йөртүчеләр редакциягә шәһәрнең Ефремов һәм Вахитов урамнары чатында урнаштырылган иртәнге 7дән 9га кадәр Ефремов урамына борылуны тыя торган юл билгесе буенча мөрәҗәгать иттеләр. Алар әйтүенчә, әлеге билге Вахитов урамындагы тоннель тибындагы юлүткәргеч төзелгәндә вакытлыча куелган иде. Нишләп хәзергә кадәр алынмый икән ул, дип сорыйлар.

Без бу сорауны район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рамил Миңнебаевка юлладык. Аның әйтүенчә, Вахитов һәм Ефремов урамнары чатында светофор булуга карамастан, транспорт чаралары өчен уңайсыз: автомобильчеләр Ефремов урамына борылганда, бер-берсенә юл бирергә тиеш булалар. Иртәнге сәгатьләрдә автомобильләр агымы көчле булуын (кешеләр эшкә бара торган вакыт) исәпкә алсак, биредә даими рәвештә "бөке" хасил булуы мөмкин. Шул сәбәпле юл билгесе үз урынында калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев