Буада язгы ташуга каршы эшләр актив бара – су торбалары, каналлары чистартыла, күперләр кардан арындырылган
Су басу ихтималына әзерлек шәһәрдә февраль аенда ук башланып киткән.
Буа МППЖКХсыннан алынган мәгълүматлар буенча Хәзерге вакытта шәһәр буенча су агып китү урыннары, су торбалары кардан, боздан чистартыла. Коммуналчылар бригадалары хәзерге вакытта шәһәрнең Ефремов урамында һәм Көнбатыш бистәсендә эшли. Бүгенге көнгә 3170 погон метр су тарату торбалары, 1790 метрда чокырлар, 55 торба кардан, боздан чистартылган, . Шул ук вакытта шәһәрдән кар чыгару эше актив алып барыла. Бүгенге көнгә 2279 тонна кар шәһәрдән билгеләнгән урынга ташылган.
“Буа строймонтаж” оешмасының җидешәр кешелек ике бригадасы район буенча су агу торбаларын кардан, боздан чистарта. Мондый торбалар районда 387. Хәзерге вакытта аларның 50 проценттан күбрәге кардан, боздан арындырылган. Бригадалар бу көннәрдә Вольнистан- Кыят-Яшевка һәм Буа-Килдураз автомобиль юлларында эшлиләр. Шулай ук бүгенге көнгә район территориясендәге 23 күпернең барысы да кардан чистартылган. Әлеге мәгълүматны “Буа строймонтаж” директоры Айрат Мансур улы Айзатуллиннан белештек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев