Буада “кабартма яңгыры” ява. Ә кайчан футболка киячәкбез?
Соңгы көннәрдә Буада яңгыр ява, суытты да. - Элек әбиләр моны "кабартма яңгыры" дияләр иде. Ә белгечләр телендә әйтсәк, бу чын агрономик яңгыр инде. Салкынча көндә сеңдереп яуган яңгыр җир куенына салынган бөртекләр шытып чыксын, кертелгән ашламалар эреп, үсемлекләрнең тамырына барып җитсен өчен эшләячәк,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең...
Соңгы көннәрдә Буада яңгыр ява, суытты да.
- Элек әбиләр моны "кабартма яңгыры" дияләр иде. Ә белгечләр телендә әйтсәк, бу чын агрономик яңгыр инде. Салкынча көндә сеңдереп яуган яңгыр җир куенына салынган бөртекләр шытып чыксын, кертелгән ашламалар эреп, үсемлекләрнең тамырына барып җитсен өчен эшләячәк,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов. Сүз уңаеннан, районда чәчү ахырына якынлашып килә. Төп бөртекле культуралар чәчелеп беткән, берникадәр мәйданда карабодайны, кукурузны, рапсны гына җир куенына салып бетерәсе калган. Ә мондый файдалы яңгырдан соң тишелеп чыккан үсемлекләр үссен өчен инде җылы кирәк. Синоптиклар фаразына караганда, инде пәнҗешәмбегә һава температурасы 21 градуска кадәр күтәреләчәк. Аннан арта гына барачак. Димәк, футболкадан йөрер вакытка да күп калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев