Буада махсус хәрби операциядә һәлак булган Илһам Ибраһимов белән хушлаштылар
Илһам Ибраһимов армия хезмәтен Чечня Республикасы территориясендә узган.
Махсус хәрби операция башланганнан соң хәрби әзерлеге булганга котракт төзеп, кабат “кайнар нокта»ларга китә. Беренче китүендә контракт срогын тутырып, якыннары янына Буа районы Карлы авылына кайта. Беркүпме вакыттан соң хәрби икенче тапкыр контракт төзи һәм бу юлы аңа өенә әйләнеп кайтырга насыйп булмый.
Бүген аны соңгы юлга озату вакытында район җитәкчесе Ранис Камәртдинов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин батырның исеме үлемсез, дип белдерделәр. Мәрхүмнең хезмәт иткән дуслары исеменнән соңгы сүзне рядовой контракт хезмәтчелеге гвардиясе вәкиле ирештерде.
-Яралану сәбәпле Илһам Ибраһимов белән соңгы тапкыр хезмәт итәргә туры килмәде. Мин аның белән бергә хезмәт итүчеләр исеменнән чыгыш ясап, батырның үз-үзен аямавы һәм иптәшләрен беркайчан да авыр хәлдә калдырмавы турында әйтәсем килә. Тыныч йокла, батыр,- диде ул.
Мәрхүм бүген әнисе гомер кичергән Карлы авылында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев