Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буада мазут “күле” иясен эзлиләр

Күптән түгел шәһәрнең Гагарин урамындагы буш мәйданда тупланган мазут калдыгында бер кеше баткан.

Аны 1 номерлы зона-эзләү коткару отряды коткаручылары тартып чыгарганнар.

– Безгә бу урында кеше бату турында хәбәр 112 тәүлек буе эшли торган телефон аша килде. Без килгәндә ир-атның андагы мазутлы зур сыемның  кырыена төшеп, билдән батканын күрдек. Тартып чыгардык, ир сау-сәламәт, үзе атлап, өенә кайтып китте, - диде коткаручылар отряды начальнигы Наил Карәмов.

Район җитәкчелеге дә әлеге урынны барып караган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сафин белдерүенчә, әлегә бу урынның кем милкендә торуы ачыклана.  Ия табылмаган очракта, бу мазут җыелган урынның территориясе койма белән тотып алыначак. Табылса, җир хуҗасы калдыкны үзе юк итәргә тиеш була.

Бу мәсьәлә шәһәр прокуроры контроленә дә алынды. Алар тикшерү үткәрәләр. Әгәр дә закон бозу фактлары расланса, прокурор тыкшынуы булачак.

Әлеге факт турында Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәтчелеге дә җавабын бирде. Алар әлеге калдыкны муниципалетит юк итәргә тиеш, дип белдерделәр. Моны закон белән дә нигезләделәр: 2003 елның 6 октябрендәге “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 номерлы Федераль законының 15 маддәсенең 37 пунктына туры китереп, муниципаль районның җирле әһәмияттәге  бурычларына “муниципаль район милке булган җир кишәрлекләре чикләрендә урнашкан территорияләргә  тупланган мохиткә зыян салынган объектларны ачыклау һәм андый зыянны бетерүне оештыру” керә.

Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслар министрлыгы, үз компетенциясе чикләрендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы белән килештереп, Татарстан территориясендә мохиткә зыян салынган объектлар булган очракта, аларны ачыклау һәм бәяләү, шулай ук алар китергән зыянны бетерү  эшләрен оештыру буенча Татарстан Республикасының чаралар планын раслый, ә алар булмаганда – хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең мохиткә тискәре йогынтысын кисәтү һәм киметү, табигатьне саклау һәм торгызу, табигать ресурсларын рациональ куллану һәм яңадан торгызу, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча башка чараларны раслый.

Шуңа әлеге мәсьәлә ачык килеш кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев