Буада ТОС (территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре) оешкан көнне бәйрәм иттеләр
Буа районында моннан 11 ел элек шәһәрнең төрле микрорайоннарында яшәүчеләрне берләштерүче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТОСлар) барлыкка килде.
Алар “Студенческий”, Космос”, “Өрәңгеле”, Мелиоратор”, “Завод”, “Питомник” исемнәре астында оешты. Һәрбер ТОСның рәисе сайлап куелды, алар карамагына дистәләгән күпкатлы йортлар һәм ишегаллары, территорияләр бөркетелде. Шул вакыттан бирле Буада яшәүчеләр өчен бик күп уңайлыклар булдырылды: ишегалларына эскәмияләр, көнкүреш өчен кирәкле төрле конструкцияләр ясалды һәм урнаштырылды, балалар өчен уен мәйданчыклары барлыкка килде. Еш кына халыкны берләштерүче бәйрәмнәр оештырыла.
Узган ялларда ТОС җитәкчеләре инициативалары белән Буа шикәр заводы паркында тагын бәйрәм узды, халык белән берлектә ТОС туган көнне билгеләп үттеләр алар. Балалар, өлкәннәр өчен уеннар, концерт һәм биюләр төрле ТОСка караган буалыларны берләштерде. Кайнар чәйле табын артында алар җәйге сезонда үткәреләчәк эшләр турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев