Буада урак әлегә тукталып тора: бер көндә айлык нормадан күбрәк явым-төшем булган
Кичә, бүген, иртәгә

Буада урак әлегә тукталып тора: бер көндә айлык нормадан күбрәк явым-төшем булган

Буада урак әлегә тукталып тора: бер көндә айлык нормадан күбрәк явым-төшем булган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә, якшәмбе көнне, районда явым-төшем күләме 55-62 миллиметр тәшкил иткән. Бу айлык номадан күбрәк. Шул сәбәпле комбайннар кырга чыга алмый. Сүз уңаеннан, 10 көн эчендәге күрсәткеч 100 миллиметр тәшкил итә.

Кояшлы көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырышкан аграрийлар бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 29 процентын җыеп алган. Һәр гектардан уртача 41,2 чыгыш белән 66 мең тонна ашлык суктырылган. Аерым алганда, уҗым бодаеның 73, арпаның – 20, борчакның 22 проценты җыелган.

 


Нет комментариев