Буадан Әхмәтҗановлар быелгы уңышның беренче карбызын июль ахырында ук татып карадылар
Озынча булып үскән җимеш кып-кызыл булып июльнең 25нче числосына ук өлгергән иде. Бик тәмле булды, диделәр.
Сүз уңаеннан һәвәскәр бакчачы Реналь «Рубин» футбол командасының да иң актив фанаты. Былтыр ул фанатлар хәрәкәте әгъзаларын – барлыгы 106 кешене үз бакчасында үскән карбызлар белән сыйлаган. Сырлылар сайлап алынган кебек эре һәм татлы булганнар.
Нет комментариев