Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Буадан Фәннур Галәтдинов балның былтыргы белән чагыштырганда азрак булуын әйтә

Умарталарны туган авылы Кыр Тәүгелдесендә асрый ул.

Моңа кадәр умарталыклары авыл уртасындагы йортлары бакчасында булса, берничә ел элек читтәге бәрәңге җирен рәсмиләштереп, шунда күчергәннәр.

– Үзебезгә дә җайлы, күршеләрне дә кортлар бимазаламыйлар. Урыны да зуррак, – ди Фәннур. Койма белән әйләндереп алынган умарталык тирәсенә фацелия чәчкәннәр, юкәләр утыртканнар. – Агачларга берничә ел үсәргә кирәк әле. Нигездә чәчәк балы бездә. Бал кортлары нектарны фацелиядән, якын-тирәдә үскән күп төрле үсемлекләрдән җыйды. Хәзер ерак түгел урнашкан көнбагыш кырына очалар. Берничә көннән тагын аертачакбыз, – дип сөйли Фәннур, умарта оясындагы тулып килүче кәрәзләрне күрсәтеп.

Фәннур Галәтдинов бал кортлары янында. Әлфия Шәрәфетдинова

Бал кортлары башта без килгәнгә игътибар итмичә, гадәти “эш көннәрен” дәвам итсәләр дә, ояларына кагылганны яратмадылар. Төтен белән тынычланган кебек иделәр, әмма бераздан әле беребезне, әле икенчебезне сырып алдылар. Моны яхшы белгән умартачы безгә алдан ук битлекләр киертте. Шуңа чагудан котылдык.

– Җәй уртасында алар үзләрен тынычрак тоталар, чакмыйлар. Ә менә көз якынлашып, нектар бетә башлаганда усалланалар, – ди ул.

Тагын берсе чакса, исен сизеп, икенчеләре дә килеп җитә икән. Бездән алдарак битлеген салган Фәннур үз мисалында “күрсәтте” моны. Сөйләшүне койма артына чыгып дәвам итәргә туры килде. Умартачы әйтүенчә, усаллыклары буенча токымнарына карап та аерылалар. – Хәзергеләр барыбер йомшаграк. Без кечкенә вакытта бал аертканнан соң урамга чыгам, димә иде. Алар авыруларга да азрак бирешә иде. “Бәрәңге алганнан соң умарталарны кышлыкка томалап, бәрәңге у тыртканда ачарга кирәк”, – дия иде бабай. Аның заманында оялар да агач куышы гына булган әле. Кая монда шулай эшләргә? Кышлатуга керткәнче ноябрь ае да җитә. Бал аертып бетергәч варроатоз талпанына, авыруларга каршы дәвалыйбыз. Башка әзерлек эшләре алып барабыз. Язын тагын бер кат дәвалау процедурасы үткәрәбез. Кыш ахырына якынлашканда, чаңгылар киеп килеп, хәлләрен “белешеп” киләбез, – ди Фәннур, умарта асрауның кайбер нечкәлекләре белән таныштырып. Әле шулай өстендә торсаң да, уңышлы кышлауларына тулы гарантия юк. Быел яртысын яңадан торгызырга, шактый чыгымнар тотарга туры килгән. – Мин һәвәскәр умартачы гына, күп асра- Ахыры 7нче биттә. мыйм. Профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр арасында да өчәр-дүртәр йөз оясы кыш чыкмаучылар булды, – ди.

Фәннур Галәтдинов бал кортлары янында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев